16 ноябрь 2024 яңалыклары
-
1400 ел элек Коръәндә нинди фәнни ачышлар турында хәбәр ителгән?
Кыскача шулар турында.
-
Соңгы васыять (хикәя)
Эх! Күңелсез вакыйгаларны искә төшермәслек итеп хәтерне бикләп куеп булса икән! Ул көнне балалар белән печәнлектә йокладылар. Бәрәңге сабаклары арасында кунулар да күп булды. Җәй көннәрендә ярый торган иде әле. Менә көз, кыш көннәрендә... Ничәмә-ничә тапкырлар суык мунчада төн үткәрергә туры килде аңа. Туңудан бигрәк, нервларның ярсуыннан дер-дер калтырап, үзеңне-үзең кая куярга белмичә керфек какмый үткәргән төннәр, айлар, еллар үзенекен иткән! Әлеге көнне дә Габдерәхиме таң атканда гына кайтты. Борчылудан, куркудан йоклый алмый яткан Разия, аның сөрлегеп-сөрлегеп атлавын аяк тавышыннан ук аңлады...
-
Хатын-кыз гардеробында нәрсәләргә акча жәлләмәскә икәнен беләсезме?
Күп хатын-кызлар гаилә бюджетына кырын сукмасын дип, арзан киемнәр алуны кулай күрә. Болар инде үзеңне брендлы матур әйберләр, сумочкалар, акча янчыклары алудан мәхрүм итү бәрабәренә башкарыла. Саран икеләтә түли дигәнне ишеткәнегез бардыр. Гардеробны бер киярлек юк-бар белән тутырганчы, берне ал, берәгәйле итеп ал, дип тә әйтәләр әле.
-
Күгәй мәдәният йортында «Татар кызы» бәйгесен уздырганнар
Каникул көннәрендә Күгәй мәдәният йортында аеруча җанлылык сизелде. Укучылар өчен төрледән-төрле, кызыклы вә файдалы чаралар уздырдык.
-
Энгель Фәттаховның улы Илнар федераль эзләүгә бирелгән
Илнар Фәттахов Актаныш районы башкарма комитеты булып эшләгәндә, район башлыгы Фаил Камаев иде. Ул 14 ноябрьдә тикшерү белән хезмәттәшлеккә бару турында килешү төзеде.
-
Танылган Совет һәм Россия актрисасы вафат булды
***
-
Илназ Баһ гаиләсендә тирән кайгы
***
-
Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 30,8 млн агач үсентесе үстерелгән
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
-
Исәнме, әнәй! (тормыштан)
1972 елның 25 марты. Ул көнне... Ул көнне алар бер мизгел эчендә ятим кала. Ул көнне Тукай авылы тоташ хәсрәткә чума: Әбелгасның бер кочак баласы инде нишләр, таралыр-сибелерме? Әниләрен алыштыручы кеше табылырмы? Унау бит, унау!..
-
«Әни, әтинең тракторы да безнең туганмы?» Игенче-механизаторлар һөнәре турында
Элек игенче-механизатор булып эшләүчеләрне мин язмасам, кем искә алыр икән?! Хәзер бит үз фермаларында күпләп терлек асраучыларны мактыйлар. Мактасыннар, тырышалар, молодцы, әмма шушы совхозда үзләрен аямыйча хезмәт куйган төрле тармактагы пенсионер абый-апаларны да онытмасыннар, җай белән искә алсыннар иде.
-
Булат Бәйрәмов хатынын елаткан: «Югалтудан сине курыктым...»
Казанда узган концертларында алып баручы Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән Гыймаеваны һәм барлык тамашачыларын елаткан.