«Әни, әтинең тракторы да безнең туганмы?» Игенче-механизаторлар һөнәре турында
Элек игенче-механизатор булып эшләүчеләрне мин язмасам, кем искә алыр икән?! Хәзер бит үз фермаларында күпләп терлек асраучыларны мактыйлар. Мактасыннар, тырышалар, молодцы, әмма шушы совхозда үзләрен аямыйча хезмәт куйган төрле тармактагы пенсионер абый-апаларны да онытмасыннар, җай белән искә алсыннар иде.
Аннан, авылда һаман берүк кешеләрне хөрмәтлиләр. Шул гел искә алынучы: «Әллә кемнәрне язып ятасың, минем ирем вәт яхшы эшләде», – дип шелтә ясады.
Бер дус хатыным әйтә: «Ник синең күлмәкләр тиз туза, минеке тузмый соң ул?» – ди. Ул иренең машинасына утырып, урман эчендәге юлдан, матур аланлыкларда гына йөреп кайта. Анда, билгеле, берни тузмый. Мин бит җәе буе җиләк-гөмбәгә чабылмаган болын, берни чәчелмәгән, чүп үләнле басу-кырлар аша йөрим. Аллаһтан Җир-анабызны шундый хәлгә җиткергән өчен, безне гафу итүен сорый-сорый йөрим. Анда әллә ничә күлмәк тузарлык... Аз гына атлауга, сырганаклар бөтен киемне чорнап ала, алардан озак арынасың. Ул киемнәрне, көн саен барсаң, көн саен юып куясың, шунлыктан тиз туза да.
Хәзер бөтен авыл буенча электр көтүчесен куйдылар. Апагыз шул көтүләр йөргән урман-болынга керү өчен, чыбык-җепләр астыннан «по пластунски» гына үтә. Сырганак кына түгел, хәтта җир пычрагы да ябыша яңгырлы көнне. Гомер буе укытучы булып эшләсәм дә, миндә бабайлар каны – крестьян каны ага. Иген чәчелмәгән кырларны, чабылмаган болыннарны жәлләп йөрим. Элек бит болыннар печәнен чабарга бөтен хезмәткәрләргә аерым бүлеп бирелә иде, бер карыш җир калмый, хәтта тарткалашлар була иде. Мәсәлән, укытучылар болыны, сыер савучылар, тракторчылар һ.б. Укытучылар белән беренче килгән елны печән җиренә барып карадым, тик иң тәртипсезлек анда булды. Бүлүен бүлделәр, әмма Тамара апа белән миңа чабарлык җир калмады, чөнки безгә дигән җирләрне кемдер чапкан булып чыкты. Шуннан мин ел саен тракторчылар җиреннән пай ала торган булдым. Алар янында тыныч, тарткалашмыйлар, һәркем булганына риза.
Авыл буйлап урманчыкка гөмбәгә барганда, таланган ике катлы балалар бакчасы, ашханә, совхоз фермалары яныннан да һәрчак әрнеп үтәм... Кемнәрнең кулы барды икән булганны, төзегәнне – халык милкен вәхшиләрчә таларга, җимерергә?! Аллаһ каршында малыңны ничек тапкан өчен җавап бирәсе дә бар бит әле.
Әтнә ягында, безнең кодалар авылында колхозлар әле дә матур гына яшәп ята, шундагы чәчелгән иген басуларында эш кайнаганга, күңел сөенә. Фермалары тулы сыер-бозау мөгрәүләрен ишетү дә җанга рәхәтлек бирә. Түзмичә, шатланып, фотога төшереп барам.
Без, ирем Рафаэль Абдуллинга – тракторда, миңа мәктәптә эш булганга, совет заманында Бишнәгә күчеп килгән кешеләр. Рафаэль үз эшен бик яратып, тырышып башкарды. Хезмәттәшләре Ирек Хәбибуллин, Илһам Хәбибуллин, Зөфәр Билалов, Шәйхулла Нәҗмиев, Солтан Гыйззәтуллин, Юныс Бикмуллин, Газизҗан Хәлиуллин, Фиргать Шәйхетдинов, Наил Галиуллин, Илгизәр Шәйхетдинов, Мәгъсум Шәйхетдинов, Фирдүс Дәүләтшин, Фоат Галиев, Рамил Абдуллин, Рәис Абдуллин, Равил Гыйләҗев, Фирдүс Гыйләҗиев, Нургали Таҗиев, Фиргать Зәйнуллин, Гыйльмулла, Данис, Рәхимҗан, Рамил һ.б. Яшьрәкләрдән Рәфис Бакиров, Марат Нуруллин, Гадел Галиуллин, Данияр, Айратлар иде. (Барыгызны да санап чыга алмасам, үпкәләмәгез, кемнәрнең балалары миндә укыды, шуларның исем-фамилияләре күбрәк истә калган). Барысы да карусыз, ни кушсалар, шуны эшли торган кешеләр иде. Һич онытмыйм: бәрәңге алыр вакыт җиткәч, безнең Рафаэльдә казып чыгаргыч булса, иртәнге дүрттә үк капка шакый башлыйлар. Кулларында директордан алган, фәлән кешегә совхоз тракторы белән бәрәңге казу өчен, рөхсәт язуы. Шул кешеләрнең берсе дә үз бакчабыздагы бәрәңгебезне ничек алу белән кызыксынып карамый иде. Тракторчылар бит көне буе кешегә бәрәңге казыгач, өйдә үзенекен казый, чүпли алмый. Аларга хезмәт хакы язылмый, кайсылары әле рульдәге кешене эчертеп тә җибәрергә мөмкин. Шунсыз булмый, диләр иде ул заманда. Ник булмасын?! Хәзерге механизаторлар ушлы, хакын сорап ала, бу шулай дөрес тә. Эшләгән эш, башкарган хезмәт түләнергә тиеш.
Ирләребез совхоз кырыннан кайтмыйча тир түгәр, һаман шул тракторларына утырып эшкә ашыгырлар иде. Әтисен өйдә аз күргәнгә, кечкенә кызыбыз Лилия 4-5 яшьлек вакытында юкка гына: «Әни, әтинең тракторы да безнең туганмы?» – дип сорамагандыр инде.
Никтер совхозның тарифы гына түләүләр буенча иң түбәне иде..
Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №44 (8 ноябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.
Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев