Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

1400 ел элек Коръәндә нинди фәнни ачышлар турында хәбәр ителгән?

Кыскача шулар турында.

1. Барлык кешеләрнең дә бармак эзләре төрле. Адәмнән башлап бүгенге көнгә кадәр бер кешенең дә бармак эзләре туры килми. Бу хакта “Кыйәмәһ” [75:4] сүрәсендә әйтелгән.

2. Диңгезләрдә һәм океаннарда су астында Дулкыннар бар. Су өстендә дә Дулкыннар бар, ә диңгез эчендә дә Дулкыннар бар. Бу хакта "Нур"[24:40] сүрәсендә әйтелгән.

3. Тимер-җиргә карамаган металл. Ул Җиргә космостан иңдерелгән. Бу хакта “Хәдиид” [57:25] сүрәсендә әйтелгән,

4. Кырмыскаларның тәне пыяладан тора, шуңа күрә аңа бассаң, ул сыекланмый, ватыла. Бу хакта “Нәмл” [27:18] сүрәсендә әйтелгән,

5. Шулай ук кырмыска үзәннәре дә бар. Кырмыска оясының очы бөтен кырмыска үзәненең бик кечкенә өлеше генә икән. Кырмыскалар җир астында бөтен бер Үзән хасил итәләр, аста каналлар һәм туннельләр бар, алар бик тирәнгә китәләр. Өстән без бары тик түбә генә күрәбез, без кырмыска оясы дип атаганны. Бу хакта “Нәмл” [27:1] сүрәсендә әйтелгән, Галимнәр моны күптән түгел генә ачтылар. ِ

6. Бал кортларында, кәрәзләрдә балны бары тик ана кортлар гына ясый. Ата кортлар (трутня) анаарны бары тик аталандыра. Бу хакта “Нәхл” [16: 68-69] сүрәсендә әйтелгән.

7. Җир йөзендәге иң зәгыйфь һәм иң коточкыч йорт-үрмәкүч йорты. Чөнки ана бөҗәк, парлашканнан соң атасын үтерә, һәм аның тәненә үз йомыркаларын сала. Ә үрмәкүчләр йомыркадан чыккач, әнисен үтерә. Бу иң куркыныч йорт. “Гәнкәбүт” [29:41].

8. Җирдән ачык космоска ракеталар билгеле бер урыннардан гына оча ала. Алар күккә капка дип атала. Шуңа күрә Россия ракеталары очып китә торган Байконур космодромы Россиядә түгел. Бу капкалар турында аятьләрдә әйтелгән. “Нәбә” [78:41].

9. Таулар астында тамырлар бар, алар җиргә кадак кебек кадакланган. Бу турыда “Нәбә” [78: 7] сүрәсендә әйтелгән.

10. Кеше күккә күтәрелгәндә аның күкрәге кысыла. Бу – кислород кимегәнгә. Бу хакта галимнәр күптән түгел генә белделәр. “Әнгәәм” [6:125].

11. Хатын-кыз карынында яралгының үсеше тулысынча ачыкланган. Бу фәнни ачыш чагыштырмача күптән түгел генә ясалды. Моңа кадәр табиблар уйлаганнарның барысы да кире кагылды. Һәм барысы да Коръәндә язылганнар белән килеште. “Мү’эмин” [40:14].

12. Коръәндә җир түгәрәк диелгән. Аятьтә әйтелгәнчә, төн көнгә тигез алмашына, ә көн төнгә алмашына. Бу җирнең шарсыман булуын исбатлый, чөнки түгәрәк эчендә генә, төн белән көннең алмашынуы тигез булырга мөмкин. “Хадиид” [57:6].

13. Изге Коръәндә варисларның барлык өлешләре 5 биттә тикшерелгән һәм дөрес бүленгән. Ә дәүләтнең мирас хокукында моның өчен 1000 биттән артык аңлатма кирәк булган. “Нисәә” [4: ].

14. Барлык тереклек ияләре һәм терек булмаганнар да парлап яратылган. Чәчәкләр һәм агачлар да парлы. Ир-ат белән хатын-кыз да парлы. Бу хакта аятьләрдә әйтелгән. Галимнәр чәчәкләрнең башка чәчәкләр белән серкәләнүе турында чагыштырмача күптән түгел генә ачыклаганнар. “Зәрийәт” [51: 49].

15. Коръән Кәрим үзе могҗиза булып тора, ул гарәп теленең матур сөйләменең иң югары ноктасы булып тора. Җен һәм кешеләрнең берсе дә Коръән аятьләрен китерә алмый. “Йүнүс” [10: 38].

16. Коръән Кәрим-йөзләрчә мең кеше яттан белгән китап. Кешечек тарихында бер генә китапны да шулкадәр күп укымаганнар һәм шулкадәр күп кешене яттан белмәгәннәр. “Хиҗръ”[15: 9].
 

Фаил Гыймадов блогыннан

Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев