15 март 2025 яңалыклары
-
2 яшьлек бала еламасын өчен әнисе аңа даими рәвештә наркотиклар кадаган
***
-
«Исерек ир белән тору кыен булса да, баламның әтисе дип түздем» (язмыш)
Безнең гаилә – авылдагы үрнәк, дәрәҗәле гаиләләрнең берсе. Әти-әни мине яратып, кадерләп үстерде, олыларга, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде. Мәктәптә укыганда, күрше авыл егетенә гашыйк булдым. Ул бик гади гаиләдән иде, шуңа күрә аны яратуымны әниләргә сиздермәдем. Кабул итмәсләр дип курыктым...
-
Бакчачыга март ай календаре
Мартта ай фазалары:
-
Каюм Насыйри исемендәге конференция чит төбәктә яшәүче милләттәшләрне дә берләштерә
Быелгы тикшеренү эшенә 483 хезмәт килгән.
-
Бәхетнең 7 сере
Тирә-яктагылар синең турында ни уйлаулары турында борчылмау (ирекле булу сере).
-
Җырчы Айгөл Рәхимова: «Авырмыйсыңмы? Аша инде бераз», – дип әйттеләр»
Казанда Әнвәр Нургалиев концертында кунак булганда сәхнәгә чыккан җырчы кызны танымадым. Таныш та кебек, әмма таный да алмыйм. Баксаң, Айгөл Рәхимова икән. «17 килограммга ябыктым», – ди.
-
Кайтуыңны көтәм (хикәя)
Хатирә ни әйтергә белмичә әсәренгән Зәйнәп янына чүгәләде, кулына Зәйнәпнең телефонын алды, мең кат уйнатылган видеоны тагын кушты. Анда машина, күрәсең, нәрсәнедер өстерәп барганга, салулап-салулап китә дә, юл читендәге баганага бәрелеп туктап кала. Телефонга төшерүче яман сүгенә, машинага таба төрле яктан ирләр йөгерешә. Шунда берсе йөрәкне ярып «Азама-а-а-ат!» – дип кычкырып җибәрә. Тагын тавыш, шау-шу. Тагын кемдер «Азама-а-ат, синме бу?» – дип ярсып кычкырып җибәрә. Шул урында видео өзелә. Ике хатын беркавым селкенергә дә куркып утыралар. Тынлыкны Зәйнәпнең пышылдап кына әйткән соравы өзә: – Хатирә, чынмы бу?..
-
Татарстан мөфтие Кадер кичен ничек билгеләргә кирәклеген аңлатты
- Кадер кичен билгеләү өчен һәр көн ураза тотарга һәм ул төн җиткән кебек гыйбадәт кылырга кирәк, – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте телеграм-каналында.
-
Татарстанда 15 мартта язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла
Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 марттан 27 апрельгә кадәр узачак. Алар Казанда – унике мәйданчыкта, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында – икешәр, ә Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә бер мәйданчыкта оештырылачак.
-
Бәчек авылында гомер итүче Бибинур Камил кызы Гаязетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән юбилярны Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин котлады.
-
15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне
Товарларны һәм хезмәтләрне акыл кушып куллану – планетаны саклап калачак
-
Динараның әти-әнисе аның Ринат Рахматуллин белән никахына ничек караган?
«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламова, «Җырчы белән бер көн» рубрикасын төшерү өчен, Сабага, Ринат Рахматуллинның хатыны Динараның әти-әнисе йортына килгән. Блогерны йорт хуҗалары бик җылы итеп, табыннар әзерләп каршы алганнар.
-
2024 елда Яшел Үзән шәһәре һәм районы юлларында кешеләр зыян күргән 65 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән
Яшел Үзәндә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең йомгаклау утырышында районда еш чыга торган юл-транспорт һәлакәте сәбәпләренә анализ ясалды.
-
Вадим Захаров өченче тапкыр әти булган
Кызмы? Малаймы?