15 март 2022 яңалыклары
-
Тайма, егылма
Кыш, яз бик матур булса да, кайбер уңайсызлыклары да бар. Суыгына да түзәбез, ә менә аяк астындагы бозлавыгы куркыта. Яратып кигән табаны шомарып беткән аяк киеме һәрберебездә дә бар. Ничек кенә аны шумаслык итәргә сон?
-
Үзәк банк россиялеләрне16 марттан соң иң начарына әзерләнергә чакырды
Россиянең үзәк банкы якындагы берничә елга илдә вәзгыятьне фаразлый торган макроикътисадый сораштыру мәгълүматларын тәкъдим итте. Бу мәгълүматларга караганда, якын арада россиялеләргә бик югары инфляцияне, шулай ук доллар курсын көтәргә кирәк, дип хәбәр итә PRIMPRESS.
-
Эремчек кенә, димәгез...
Кешегә көн саен 300 грамм эремчек кирәк Эремчек – иң файдалы әче сөт ризыкларыннан берсе. Тәмле булуыннан тыш, организм өчен күп кенә файдалы дәвалау үзенчәлекләренә дә ия әле ул.
-
Йон проблемасына юлыкканнар өчен
Сезнең күбегезнең өйдә хайваннар бар икән, мөгаен, сез мебельдә, киемдә һәм башка өслекләрдә туплана торган зур күләмдә йон проблемасына юлыккансыздыр.
-
Мэриядә казанлыларны өстәмә азык-төлек белән запасланмаска чакырдылар
Казанның барлык сәүдә объектлары штат режимында эшли. Бүлү үзәкләрендә азык-төлекнең запасы әле ике ай эчендә үк җитәрлек.
-
31 мартка кадәр Татарстан укучылары Финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча олимпиадада катнаша ала
1-9 сыйныф укучылары өчен бөтенроссия онлайн-олимпиадасы Учи.ру платформасында уза. Анда 31 мартка кадәр бушлай катнашырга мөмкин.
-
Үзәк Банк яңа карарыннан соң клиентларга мөрәҗәгать итә
Эре Россия банкында регуляторның яңа чараларыннан соң россиялеләргә ничек хезмәт күрсәтәчәкләрен сөйләделәр, дип хәбәр итә KONKURENT.RU.
-
Яшел Үзән районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг барышында республика территориясендә язгы ярминкәләр башлануы турында хәбәр иттеләр.
-
Ит пәрәмәчләре пешерәбез
Ит пәрәмәчләре ул - татар халкының милли ризыгы дип санала.
-
Гап - гади су файдасы
Иртән уянгач та эчелгән 1-2 стакан су эчке органнарны уятып җибәрә, актив эшчәнлеккә көйли.
-
Фитыр һәм фидия сәдакалары күләме билгеле
1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак, 2 апрель (шимбә) – уразаның беренче көне. 30 апрельдә – соңгы тәравих намазы, 1 майда (якшәмбе) – уразаның соңгы көне, 2 майда – Ураза бәйрәме.
-
"...Баскан җирдән ут чыгара, безнең кызлар, дисеннәр
Норлат мәдәният йортының "Хыял" бию түгәрәге җитәкчесе Резида Мидхәт кызы Идрисова башка эшкә китү сәбәпле, биюче кызлар күңелсезләнеп калган иделәр. Әмма, озакка түгел. 2014 нче елның апрель аеннан бирегә, сәнгать җитәкчесе булып Ниязова Алеся Вячеслав кызы килә. Ярты гына ставкага эшләү нияте белән, чөнки, әле дүрт ай гына булган баласын әнисенә калдырып йөри. Әнисе Алсу ханым да килешмичә булмагандыр, үзе дә заманында мәдәният йорты сәхнәсеннән төшмәгән моңлы тавышлы җырчы иде. Әле алай гынамы, районның үзешчән сәнгатьтә катнашучы сәләтле яшьләре белән Вьетнам республикасына да чыгыш ясарга барып кайткан иде.Резидә апаларында өйрәнеп калган кызлар, Алесяны да бик тиз үз иттеләр, барлыгы 32 бала-үсмер йөргән аңа.Бик тиз арада , апрельдән-июньгә кадәр, тиздән Сабантуйлары җитә бит, "Хыял" кызлары төрле биюләр өйрәнәләр.
-
Язгы ташуларның иң югары ноктасын быел март ахыры-апрель айларында көтәләр
Бу хакта Казанның Гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов хәбәр итте.
-
Дәүләт Думасында якын арада YouTube ябылырга мөмкин, дип кисәттеләр
Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты башлыгы урынбасары Антон Горелкин YouTube Роскомнадзорның законлы таләпләрен үтәмәгән очракта якын арада бетәргә мөмкин дип саный.