Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Эремчек кенә, димәгез...

Кешегә көн саен 300 грамм эремчек кирәк Эремчек – иң файдалы әче сөт ризыкларыннан берсе. Тәмле булуыннан тыш, организм өчен күп кенә файдалы дәвалау үзенчәлекләренә дә ия әле ул.

Эремчекнең уникаль үзенчәлекләре әлеге ризыкны җитештерү технологиясенә бәйле. Эремчек – аксым һәм кальций чыганагы. Галимнәр, кеше тәүлегенә 300 грамм эремчек ашарга тиешлеген раслаган. Шул ук вакытта эремчектәге аксым, балык, ит яки сөт аксымы белән чагыштырганда, күпкә яхшырак һәм җиңелрәк үзләштерелә.

Эремчек - иң яхшы кальций чыганагы. Витаминнар, терлек аксымы чыганагы да ул. Ләкин аның да, калган барлык файдалы ризыкларныкы кебек үк, зыяны да бар.

Беренчедән, эремчекнең билгеле бер саклау вакыты бар. Ул вакыт чыкканда, яки җылыда торганда, агулану чыганагына әйләнеп, ашкайнату системасына зыян китерергә мөмкин.

Лактоза матдәсен күтәрә алмаучыларга да бу ризыкны ашарга ярамый. Бөерләре авыртучыларга әлеге ризыктан баш тарту хәерле.

Артык авырлыктан һәм атеросклероздан интегүчеләргә эремчек белән аеруча сак булырга кирәк. Табиб белән киңәшләшкәннән соң гына кулланырга мөмкин.

Тагы да, майсыз эремчек инсулин бүлеп чыгуны көчәйтә. Ә инсулин – май җыючы гормон. Аның югары дәрәҗәдә булуы юанаюга китерә ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев