Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Тайма, егылма

Кыш, яз бик матур булса да, кайбер уңайсызлыклары да бар. Суыгына да түзәбез, ә менә аяк астындагы бозлавыгы куркыта. Яратып кигән табаны шомарып беткән аяк киеме һәрберебездә дә бар. Ничек кенә аны шумаслык итәргә сон?

Кемнәрнеңдер табанына эре бөртекле наждак кәгазе ябыштырып караганы бардыр. Эйе, аның файдасы бар. Аны җилем түгел, ә ике яклы скотч белән беркетсәгез яхшырак, чөнки келәйне аннары бетерәсе кыен, сапогиегызны бозачаксыз.
Хәзерге вакытта тагын бер нәтиҗәле җайланма кулланып була. Төзелеш материаллары һәм хуҗалык кирәк-яраклары кибетләрендә, таелмас өчен баскычларга ябыштырыла торган махсус тасмалар сатыла. Алар, шулай ук наждак кәгазернә охшаган, әмма нәзегрәк һәи иң уңайлысы - үзе ябыштырыла торган итеп ясалган. -30 градустан алып +60 градуска кадәр температурага чыдам.
Әлеге тасманы аяк киеменә ябыштыру өчен, табанын яхшылап юып, спирт белән майсызландырырга кирәк. Аннары тасмадан берничә кисәк кисеп алып, узегез теләгәнчә ябыштырасыз.
Әмма моның да бер минусы бар: йдә мондый аяк киеме белән сак булыгыз, чөнки линолиум яки ламинатыгызны тыркап бозарга мөмкин. Ә урамда таеп егылудан курыкмыйча йөри аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев