14 сентябрь 2023 яңалыклары
-
Яшел Үзән районында өч авыл җирлеге башлыгы сайланды
Васильево, Осиново һәм Зур Ключида депутатлар сессияләре узды, анда тавыш бирү барышында җирлекләрнең яңа башлыклары сайланды.
-
Җырчы Наилә Әүхәдиеваның ире һәлак булган
Уфада яшәүче яшь җырчы Наилә Әүхәдиева гаиләсе бик зур югалту кичерә. Аның тормыш иптәше, «Эр-Тревел» туристик оешмасы җитәкчесе Рөстәм Минияров юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булган. Бу хакта Наиләнең иҗатташ дуслары – җырчы Марат Шәйбәков һәм юмор остасы Рөстәм Хәсәнов социаль челтәрләрдә язды.
-
Рәисебез Камал театрының яңа бинасы турында: Ул татар үзәге дә булыр
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда төзеләчәк объектлар турында сөйләде.
-
Ильмира Нәгыймова тормышындагы иң шатлыклы вакыйгаларының берсе белән уртаклашты
Эстраданың популяр артистлары Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова кызы Ясминә бүген беренче сыйныфка укырга барган.
-
Рөстәм Миңнеханов ике дәүләт телен куллану турында
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында милли мәгариф мәсьәләләре турында сөйләде. Ул ике дәүләт телен куллану өчен бөтен шартлар тудырырга кирәклеген әйтте.
-
Россиядә дизель ягулыгының бәясе, күз ачып йомганчы үсә
Россиядә дизель ягулыгының уртача ваклап сату бәясе 4 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр, бер атна эчендә, 1,7 процентка - 1,06 сумга - литры 62,64 сумга кадәр күтәрелгән, дип раслый Росстат мәгълүматлары.
-
Яңа конкурс игълан ителде
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык яшьләрне иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итү, шулай ук гражданлык активлыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, аларның потенциалын ачу һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен нәтиҗәле социаль лифтлар системасын булдыру максатыннан ел саен грант конкурслары үткәрә.
-
Татарстанда блогер туташны махсус хәрби операциягә каршы чыккан өчен 3 елга колониягә озатканнар
Казанның Яңа Савин районы суды дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәгән туташка – блогер Парвинаханә Әбузәровага хөкем карары чыгарган.
-
Атудан яраланган икенче сыйныф укучысын республика клиник балалар хастаханәсенә алып китәләр
Бүген иртән Питрәч районы Богородский мәктәбендә уку көне башында гадәттән тыш хәл булды. Икенче сыйныф укучысына бер укучы «самострел»дан йөзенә аткан.
-
Төче камырдан бик тәмле өчпочмак пешерү ЫСУЛЫ
Камыры юка, кетер-кетер итеп торган, эчлеге шулпалы булган өчпочмак рецепты.
-
Бүген Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
-
Рөстәм Закировның кайгысын уртаклашабыз
Люция Мусина һәм Рөстәм Закировлар гаиләсе зур югалту кичерә.
-
Бүген, 14 сентябрьдә, түбәндәге адреслар буенча салкын су белән тәэмин итү туктатылып торачак
Бүген, 14 сентябрьдә, 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр ремонт эшләре (суүткәргеч линиясен яңасына тоташтыру) белән бәйле рәвештә, түбәндәге адреслар буенча салкын су белән тәэмин итү туктатылып торачак: