14 июль 2021 яңалыклары
-
Яңа клуб төзеләчәк
Рус Әҗәле халкының шатлыгы белән уртаклашабыз: киләсе елда авылда яңа клуб төзү планлаштырыла.
-
Михаил Афанасьев Яшел Үзән районының 19 гасыр сәүдәгәр утарында урнашкан мәктәбендә булды
Яшел Үзән районының Атлашкино станциясендә - хәзерге Кызыл Яр авылында сәүдәгәр Михаил Атлашкин утарында урнашкан мәктәп эшли. 19 гасырда төзелгән бинаның бүгенге көнгә кадәр фундаменты, диварлары нык һәм ул берни белән дә чагыштырып булмый торган архитектурага ия. Бүген Кызыл Яр төп мәктәбендә 55 укучы белем ала.
-
Михаил Боярский коронавирус аркасында үзенең госпитализациясе турында: мәгълүматларыгыз дөрес түгел
Танылган совет һәм Россия актеры Михаил Боярский Covid-19 аркасында үзенең госпитализациясе турындагы имеш-мимешләрне кире какты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
ТР халкын мошенниклар корбаны булмас өчен финанс белемен үстерергә өндиләр
Финанс грамоталылыгын үстерү - алдакчыларга эләкмәс һәм пирамидаларда үз акчаларын югалтмас өчен иң ышанычлы ысул. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Милли банк-бүлеге идарәчесе урынбасары Нурания Хәйруллина сөйләде.
-
Авыл урамнарын чәчәкләргә күмик
Кадерле укучыларыбыз, «Чәчәкле ишегалды–2021» традицион бәйгесе башлануы турында хәбәр иткән идек инде. Мәгълүматыбыз социаль челтәрдә барлыкка килү белән райондашларыбыздан аллы-гөлле чәчәкле фотолар килә дә башлады. Ай-яй, матурлыкка күмелеп яшисез дә инде, сөбеханАллаһ!
-
Якташыбызга яшьләр көнләшерлек
Норлатның аксакалы, мөхтәрәм кешесе Сәлимулла Шаһидуллин үзенең күркәм юбилеен, 95 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.
-
Татарстанда 15 июльдән балаларга һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә "Путин түләүләре” өчен гаризалар кабул ителә башлый
РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге 15 июльдән башлап 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге, төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле затларга яңа бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бакчадан керергә иртә әле
Июльне узган айның дәвамы дип әйтергә була һәм бакчадагы эшләр дә су сибүдән, чүп утаудан, үсемлекләрне ашлаудан, сирәкләүдән, җир йомшартудан һ.б. гыйбарәт.
-
Ирләр өчен иң куркыныч биш ризык
1. СЫРА. Ул «хатын-кыз» эчемлек. Сыра составына керүче колмакта (хмель) хатын-кызлар җенес гормоннары рецепторлары белән үзара тәэсир итешә торган һәм классик «сыра» корсагы үсеше, хатын-кызлар тибы буенча симертү, холестерин арттыру сәбәбе булып торучы фитоэстрогеннар бар. Ул май алмашуны боза, бавыр дистрофиясен һәм үт суы туплануны китереп чыгара.