Якташыбызга яшьләр көнләшерлек
Норлатның аксакалы, мөхтәрәм кешесе Сәлимулла Шаһидуллин үзенең күркәм юбилеен, 95 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.
Нинди зур бәхет бит ул 95 яшеңдә дә зирәк акыллы, шат күңелле булу! Бакчасы, ишегалды тулы чәчәк. Тәрәз саен гөлләре үсә, өе чип-чиста, гаҗәп инде менә. Норлатның бөтен тарихын, кешесен белә. Балалары Казан, Яшел Үзәндә яши, атна саен кайтып йөриләр, ялгыз түгел. Бакчасын гөл итеп тота, барысын да үзе эшли. Көн дә мәчеткә йөри, хәтере яшьләр көнләшерлек, сөбеһанАллаһ кына диярлек.
Хөрмәтле аксакалны олуг юбилее белән котларга дип авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Норлат авылы җитәкчесе Роза Ягудина килгән иде. Һәркемнән бер генә теләк: исән-сау булып, тыныч картлыкта, балаларның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын иде. Котлауларга без дә кушылабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев