Авыл урамнарын чәчәкләргә күмик
Кадерле укучыларыбыз, «Чәчәкле ишегалды–2021» традицион бәйгесе башлануы турында хәбәр иткән идек инде. Мәгълүматыбыз социаль челтәрдә барлыкка килү белән райондашларыбыздан аллы-гөлле чәчәкле фотолар килә дә башлады. Ай-яй, матурлыкка күмелеп яшисез дә инде, сөбеханАллаһ!
«Чәчәкле ишегалды–2021» традицион бәйгесен инде берничә ел рәттән район башлыгы призына «Яшел Үзән» газетасы оештыра. Аның төп максаты – авылларыбыз урамнарын чәчәкләргә күмү, тирә-юнебезне матурлау. Шуңа да, бәйге кагыйдәләре буенча, чәчәкләр йорт яны участогын, урамны бизәргә тиеш. Кайбер авылларда көтү чыкмый, урамда кәҗәләр генә түгел, хәтта сыерлар да йөри диярсез. Монысын да яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә, чәчәкләр өй алдыннан, койма аша булса да, күренеп торсын иде.
– Бакча эчендәге матурлыкны җибәрүчеләр дә бик күп. Сүз дә юк, тырышып үстергәнсез, әмма анысы үзегез өчен генә. Фотоларны төшергәндә аның берсе ерактан булырга, үсемлекләрнең кайда үсүен күрсәтеп торырга тиеш. Чәчәкләрне якыннан ук төшергән әллә ничә фото юлламасагыз рәхмәтле булыр идек. Бәйгенең тагын бер шартын без җиңеләйтергә булдык. Элек җәйнең өч аенда да фотолар җибәрергә кирәк булса, хәзер бер генә тапкыр төшерү дә җитә, – ди газетаның баш мөхәррире Илсөя Завилейская.
Тагын бер мөһим кагыйдәне исе гезгә төшерәбез: бәйгедә катнашучы «Яшел Үзән»гә 6 айга язылган булырга тиеш. Ә бүләкләр елдагыча саллы. Бәйгенең бөтен шартына туры килгән фотографияләр арасыннан комиссия әгъзалары иң-иңнәрен сайлап, өч урын буенча бүләчәк.
I урынга – 30 мең, II урынга – 20 мең, III урынга 10 мең сум каралган. Сайтта тавыш бирү нәтиҗәсендә, шулай ук, бер җиңүче билгеләнә, ул конкурсант 10 меңгә лаек булачак. Актив авыл җирлеге башлыгын да бүләк көтә. Онытмагыз, бәйгедә районның мәгариф һәм социаль учреждениеләре дә катнаша ала. Бәйгенең 10 финалистына исә 5 мең сум биреләчәк. Нәтиҗә, гадәттәгечә, республика көнендә, август ахырында ясалачак. Бүләкләрне район башлыгы үзе тапшырачак.
Капка төбендә, урам як өй ал ды бакчасында булдырган гүзәл лекләрен безгә җибәрергә өлгер мәгән укучыларыбыз фотоларын #чәчәклеишегалды2021ЯҮ хештегы белән ВК һәм инстаграм директына яисә yashel_uzen@mail.ru почтасына юллый ала. Үз фамилиягезне, исемегезне, телефоныгызны һәм чәчәк атучы бакчагызның кайсы җирлектә булуын да язарга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев