Яңа клуб төзеләчәк
Рус Әҗәле халкының шатлыгы белән уртаклашабыз: киләсе елда авылда яңа клуб төзү планлаштырыла.
Бүген "Идел аръягы" үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Наил Харунов җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина белән берлектә әлеге территориядә өмә үткәрелде, мөһим эштә 20ләп кеше катнашты.
Агач ябалдашларын кистеләр, үлән чаптылар, чүп-чар җыйдылар.
- Без Рус Әҗәле авылында яңа клуб төзүгә ирешүебез белән бәхетлебез, - дип сөйли Гөлнара Семахина. - Халык моны күптән көтте. Шуңа күрә клуб төзү урынында үткәрелгән бүгенге өмә безнең өчен шатлык кына булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев