11 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Ярты миллион штраф яки рәшәткә артында өч ел: «лихач»лар турындагы закон үз көченә керде
Россиядә беренче тапкыр каршы як хәрәкәт полосасына берничә тапкыр чыккан яки тизлекне шактый арттырган өчен җинаять җаваплылыгы кертелә.
-
Зөя утрау-шәһәрлегендә гыйнвар каникулларында 41 меңнән артык турист булган
1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр Зөя утрау-шәһәрлегендә 41 416 турист булган. Бу хакта музей-тыюлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Юлия Нуреева хәбәр итте.
-
Михаил Афанасьев Яшел Үзәннең уенчыклар җитештерүче "Эра" предприятиесендә булды
"Эра" полимерларны эшкәртү заводы Мирный микрорайонында урнашкан, биредә балалар өчен ике йөзләп төрдәге уен һәм уенчыклар җитештерелә, сыйфаты буенча базарда тәкъдим ителгән дөнья аналогларыннан калышмый.
-
Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре хезмәт ветеранын туган көне белән котлады
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Яшел Үзән шәһәре буенча тикшерү бүлеге хезмәткәрләре районның иң өлкән кешесе - Гөлсем Вәли кызы Гарипованы туган көне белән котлады.
-
Яшел Үзән кешесе 20 литр суррогат өчен хөкем ителәчәк
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының вазыйфаи заты тарафыннан Яшел Үзәндә яшәүчегә карата эш кузгатылган.
-
“Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе ветераны 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Галимҗан Минһаҗетдиновны юбилее белән Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Серго исемендәге заводның генераль директоры Радик Хәсәнов һәм 15нче цех башлыгы Сәет Әхмәтшин котлады.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанда чуалышларда һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты
ТР Дәүләт Советы Рәисе Казахстан Парламенты Сенаты Рәисе Маулен Ашимбаевка һәм Казахстан Парламентының Мәҗлесе Рәисе Нурлан Нигъмәтуллинга телеграмма юллады.