Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән кешесе 20 литр суррогат өчен хөкем ителәчәк

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының вазыйфаи заты тарафыннан Яшел Үзәндә яшәүчегә карата эш кузгатылган.

Аңардан полиция хезмәткәрләре 4 биш литрлы пластик савыт һәм спиртлы сыекча салынган 3 пыяла шешә тартып алган.

Эш материаллары буенча суррогат сату өчен әзерләнгән. Шулай ук территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан Буа районы кибетләренең берсендә сатылган 5 шешә сыра алынган. Продукциягә документлар һәм сыраны төяү турында мәгълүмат ЕГАИСта булмый. Моннан тыш, сыра куллану вакыты узган килеш сатуда булган.

 



Әлеге факт буенча да эш кузгатылган, тикшерү эшләре бара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, факт "Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган хәбәрнамә аркасында ачыкланды.

Хәбәрнамә авторына акчалата бүләк биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев