Михаил Афанасьев Яшел Үзәннең уенчыклар җитештерүче "Эра" предприятиесендә булды
"Эра" полимерларны эшкәртү заводы Мирный микрорайонында урнашкан, биредә балалар өчен ике йөзләп төрдәге уен һәм уенчыклар җитештерелә, сыйфаты буенча базарда тәкъдим ителгән дөнья аналогларыннан калышмый.
- Предприятие продукциясенә ихтыяҗ зур, биредә безнең кешеләр эшли, федераль челтәрләр, маркетплейсларда актив эш алып барыла. Конкуренция шартларында җитештерү куәтләрен саклап калу гына түгел, ә үстерү дә мөһим. Потенциал бар, - дип билгеләп үтте Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев визит барышында. Заводның генераль директоры Марат Сәгъдиев белән берлектә җитештерүнең проблемалы нокталары, киләчәк үсеш перспективалары турында фикер алыштылар, шулай ук предприятие коллективы белән аралаштылар.
Уен һәм уенчыклардан тыш, “Эра”да пластмасса эшләнмәләре, шулай ук җиһаз комплектлау әйберләре җитештерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев