Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре хезмәт ветеранын туган көне белән котлады
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Яшел Үзән шәһәре буенча тикшерү бүлеге хезмәткәрләре районның иң өлкән кешесе - Гөлсем Вәли кызы Гарипованы туган көне белән котлады.
Гөлсем Гарипова авыр тормыш кичерә. Мәнгәр авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш елларында, әле үсмер чагында ук почтальон, авыл советында дежур булып эшли. Аннан колхозда бил бөгә, район оборона предприятиеләренең берсендә кранчы була. Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне исеменә лаек. Дүрт бала тәрбияләп үстергән. Хәзер Гөлсем Вәли кызының 7 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.
Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре Гөлсем Гарипованы туган көне белән котлый, аңа нык сәламәтлек, күңел көрлеге һәм озын гомер тели. Котлауларга без дә кушылабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев