7 июль 2018 яңалыклары
-
«Күңелле дә, файдалы да!»
«Күңелле дә, файдалы да!» – «Бригантина» балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе лагерында оештырылган «Янгын дәресен» балалар һәм укытучылар нәкъ шулай дип бәяләде.
-
Авылда печән өсте
Чын җәй менә шундый була инде ул. Маңгайдан тир агарлык кызу булса да, рәхәт. Авыл халкы да коры көннәрнең кадерен белеп калырга ашыга: печән өсте гөрли. Абзарында мал-туар тоткан кеше, көннәр яңгырга киткәнче дип, терлек азыгын әзерләп калырга тырыша. Кибәннәрне коры килеш урнаштырып куюың хәерле шул.
-
Нурбәк Батулла Associated Press агентлыгына чәк-чәк турында сөйләгән
Актер һәм биюче, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың улы Нурбәк Associated Press халыкара мәгълүмат агентлыгына татар халкының милли ризыгы булып саналган чәк-чәк турында сөйләгән.
-
Кайсы очракта җитәкче отпускка җибәрмәскә мөмкин?
– Җитәкчем миңа чираттагы ялымны бирмәскә мөмкинме?
-
Кыяр «зеленка» ярата
Туфракны йомшарту – күпчелек яшелчә культураларын үстергәндә иң яхшы чара.
-
Бәйрәм уңаеннан Горький исемендәге заводта һөнәре буенча иң яхшыларны котладылар
2017 елда Россия корабль төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләнде. 29 июньдә Яшел Үзәндә корабль төзүчеләр көнен икенче тапкыр бәйрәм иттеләр.