Кыяр «зеленка» ярата
Туфракны йомшарту – күпчелек яшелчә культураларын үстергәндә иң яхшы чара.
Әмма кыяр өчен генә түгел. Бакчачыларның күпчелеге белә: үсемлекнең тамыр системасы яхшырак үссен өчен пространство кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә туфракны йомшартабыз, үсемлек төбен өябез бит.
Әгәр помидор, баклажан өчен мондый тәрбия бик кирәк булса, кыяр өчен юк, мондый «тәрбия» кыярның өстә генә торган тамырларына зыян китерергә мөмкин. Аларның тамыры аска китми, өстә генә урнаша шул. Туфракны йомшартканда, чүп утаганда кыяр тамырына зыян килергә бик мөмкин. Шуңа күрә кыяр чәчәк ата башлагач, аның төбен йомшартмыйлар.
Кыярның уңышын арттыру өчен аңа зеленкалы сыекча сибәргә мөмкин. 1 литр суга 1 тамчы зеленка салыгыз да рәхәтләнеп коендырыгыз кыярны. Төрле авырулардан саклый, кыяр уңышын арттыра торган бу сыекча арзан, экологик яктан чиста һәм аны һәр даруханәдә дә сатып алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев