Авылда печән өсте
Чын җәй менә шундый була инде ул. Маңгайдан тир агарлык кызу булса да, рәхәт. Авыл халкы да коры көннәрнең кадерен белеп калырга ашыга: печән өсте гөрли. Абзарында мал-туар тоткан кеше, көннәр яңгырга киткәнче дип, терлек азыгын әзерләп калырга тырыша. Кибәннәрне коры килеш урнаштырып куюың хәерле шул.
Район хуҗалыкларында да эш кайный. 5 июль көненә, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2500 тонна печән, 11400 тонна сенаж әзерләнгән инде. Кылны кырыкка ярыр чаклары булса да, без дә авыл хуҗалыгы уңганнары белән очрашып кайтырга булдык. Бу юлы иң тырыш, булдыклы кешеләр эшли торган «Тау Иле» хуҗалыгына юл тоттык. Безне хуҗалык җитәкчесе Әмир Заһидуллин, һәрвакыттагыча, көр күңеле һәм шаян теле белән каршы алды. Авылга керә торган юл буендагы кырда эш кайнаганы әллә каян күренеп тора. Печән рулоннарга төрелгән, техника ташый. 5 июльгә 70 проценты әзерләнгән иде.
– 254 гектарда күпьеллык үлән үсә, 200се ектырылган, 100 гектары түкләнгән. 300 тонна печәнебез әзер. Көннәр шәп торганда бар көчне печән әзерләүгә юнәлтәбез, аннан сенаж салырга керешәчәкбез. Техника белән тоткарлыклар юк, – дип сөйли җитәкче.
«МТЗ-80» тракторы белән рулоннарны төяп торучы Илшат Садыйковның да кәефе шәп. Ул биредә тугызынчы елын эшли икән инде.
– Техника ватылмаса, рәхәтләнеп хезмәт итәбез. Быел печән узган елгысы белән чагыштырганда матуррак та әле. Бер рейска 15 рулон печән сыя. Көннәр матур торганда җыеп бетерергә кирәк, – ди Илшат.
Эш җайга салынган, рулоннарны Илфар Садыйков, Илнур Сәлахов һәм Рәис Зәйнуллин ташып тора. Ә инде печәнне рулонга төрүче Зөфәр Садыйковны икенче кырда очраттык. Ул үзе әйтмешли, туганнан бирле авылда инде. Һәм башкача булуын күз алдына да китерә алмый.
– Шушы яңа «МТЗ-82» тракторында дүртенче сезонымны эшлим. Аллаһка шөкер, ватылып интектергәне юк. Эшкә иртәнге өчтә чыгам инде мин. Кичке җидегә кадәр кырдамын. Көненә 150ләп рулонны пресслыйм. Эшемне яратам, хезмәт хакын түлиләр, безгә тагын ни кирәк?! Ә акча күпме булса да җитми ул. Без барына риза булып яши беләбез, – дип сөйләп алды да, Зөфәр абый татар җыры яңгырап торган кабинасына кереп тә утырды, эшенә дә кереште.
Менә шулай, күп сүз – юк сүз, диләрме? Зөфәр абый да әйтәсен әйтте дә юлында булды. Күренеп тора: авыл хуҗалыгына ялгышып кына килеп кергән кеше түгел ул. Әмир Мәхмүтович та, «Ул безнең хуҗалыкның уң кулы», – ди бит әнә. Шулай булмаса яңа агрегатны да аңа ышанып тапшырмаган булырлар иде. Нинди техника дигәндә, анысын да барып күрдек. Хуҗалык әле быел гына 500 мең сумга прицеплы ургыч сатып алган. Бу үз көнен үзе күрүче кечкенә хуҗалык өчен зур бәя инде.
– Ургычыбыз бик иске иде. Узган елны ватылып гел җәфалады. Шуңа да яңасын алырга булдык, – ди җитәкче.
Менә шулай, бүгенге көндә коллективы 25 кешедән торган «Тау Иле» күмәк хуҗалыгы матур гына көн күрә. Әлбәттә, проблемалары да юк түгел, әмма Әмир Заһидуллин алар турында сөйләп, зарланып утырырга яратмый. Оптимистларча, бары яхшыга өметләнеп һәм җир җимертеп эшләгәндә генә, хезмәтеңнең җимешен күрергә мөмкин бит ул.
Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев