«Күңелле дә, файдалы да!»
«Күңелле дә, файдалы да!» – «Бригантина» балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе лагерында оештырылган «Янгын дәресен» балалар һәм укытучылар нәкъ шулай дип бәяләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 8нче отряд янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды хезмәтендәгеләр лагерьдагы хәлне көн саен тикшереп тора. Бу юлы килгәндә алар биредә тәрбияләнүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр дә үткәрде.
Иң әүвәл азрак теория. ПСЧ-34 янгыннарны профилактикалау өлкән инспекторы Рөстәм Мөхәммәтҗанов балалар белән иминлек чаралары турында әңгәмә үткәрде. Ул тыңлаучыларга янгынның нәрсәдән чыгуын һәм бу очракта нишләргә кирәклеге турында искә төшерде. Балалар янгын куркынычсызлыгы буенча авыр булмаган кагыйдәләрне кабатлады, инспекторның сорауларына җавап бирде.
Алда балаларны иң кызыгы көтә иде. 52нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре яңа «КамАЗ» машинасының янгын-техник җиһазландырылышын күрсәтте. Алай гына да түгел, һәр теләгән кыз яисә малай янгын белән көрәшүчеләрнең костюмын һәм сулыш алу өчен махсус маскасын да киеп карый алды. Шулай ук кулларында янгын сүндерү стволын тотты һәм «кызыл машина» руле артында да утырып карады. Кызыксынучан балалардан бихисап сораулар явып кына торды. Ә инде аларга су бирү көпшәсен тоттыргач ничек шатланганнарын күрсәгез икән! Үзенә күрә бер янгын сүндерү яңгыры булды бу. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә уңай хис-кичерешләр алды бу көнне.
– Мондый дәресләр балалар өчен бик тә кирәк, – дип уй-фикерләре белән уртаклаша «Бригантина» спорт мәктәбе тренер-укытучысы Мәдинә Исламгәрәева. – Безгә белешмәләр тараттылар һәм үзем өчен дә күп нәрсәләр ачыкладым. Практик дәресләр аеруча кызыклы.
Балалар лагерьларында мондый дәресләрне янгынка каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды хезмәткәрләре даими үткәреп тора. Июльдә мондый өйрәнүләр «Горьковец» лагерында узачак. Көтегез!
Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев