2 апрель 2019 яңалыклары
-
Яшел Үзәндә хәбәр җиткерү системасы тикшерелде
Бүген, 2 апрельдә, 9:30 – 10:30 сәгатьтә Яшел Үзән районы территориясендә халыкка хәбәр җиткерү системасын тикшерү булды.
-
«ЭКОяз – 2019» санитар икеайлык старт алды
«ЭКОяз – 2019» акциясе вакытында табигатьне саклау ведомстволары көчле режим буенча эшләячәк.
-
Мигъраҗ кичәсе мөбарәк булсын!
Раҗәб аеның ахырында Ләйләтүл-Исра вәл-Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәләр. Ул айның 26сыннан 27нче көненә каршы кич, ягъни быел ул 2 апрельнең киченә туры килә. Исра – бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) Мәккәнең әл-Хәрәм мәчетеннән Кодүс (Иерусалим) шәһәрендәге әл-Әкъса мәчетенә изге сәфәре ул. Ә Мигъраҗ – шушы могҗизалы вакыйгадан соң Аллаһы Илчесенең (с.г.в.) күкнең Җиденче катына күтәрелүе.
-
Проблемалы шкаф
– Сәүдә нокталарыннан йорт җиһазлары сатып алганда җитешсезлекләр табылып, аны кире кайтарып булмаса нишләргә? Пенсионер.
-
Язгы чакырылышта Татарстаннан хәрби хезмәткә 20 апрельдә озата башлаячаклар
Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк.
-
Гөбенә елгасында боз шартлаттылар
Шартлау Татар Наратлысы авылыннан ерак түгел генә булды.
-
Җиденче “Әдәби марафон” Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланачак
Катнашучыларга йөз язучының әсәрләрен укырга тәкъдим ителә.
-
Үзмәшгуль татарстанлыларга «Биржа мәйданчыгы»ннан файдалану мөмкинлеге бирелде
Хәзерге вакытта «Биржа мәйданчыгы»нда 128 тәкъдимнән файдаланырга мөмкин, аларда үзмәшгульләр үз хезмәтләрен урнаштыра алачак.
-
Кәрәзле телефон серләре
– Мин кнопкалы телефоннан файдаланам. Ул минем өчен иң кулай вариант. Бик уңайлы, саннары зур һәм тавышы да көчле. Ә ватылып киткән очракта, аны кем ремонтларга тиеш? С.Әхмәтова