Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мигъраҗ кичәсе мөбарәк булсын!

Раҗәб аеның ахырында Ләйләтүл-Исра вәл-Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәләр. Ул айның 26сыннан 27нче көненә каршы кич, ягъни быел ул 2 апрельнең киченә туры килә. Исра – бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) Мәккәнең әл-Хәрәм мәчетеннән Кодүс (Иерусалим) шәһәрендәге әл-Әкъса мәчетенә изге сәфәре ул. Ә Мигъраҗ – шушы могҗизалы вакыйгадан соң Аллаһы Илчесенең (с.г.в.) күкнең Җиденче катына күтәрелүе.

Шушы кичәдә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезне (с.г.в.) Үзенең хозурына чакырып, үткән пәйгамбәрләр белән күрештереп, исәпсез хикмәт һәм олы могҗизалар күрсәтте. Мигъраҗ кичәсендә пәйгамбәребезгә өч бүләк булды. Биш вакыт намаз уку бу кичәдә фарыз ителә. Ислам фәлсәфәсе буенча бу кичәдә Коръәннең “Бәкара” сүрәсенең 285-286нчы һәм “Исра” сүрәсенең 23-29нчы аятьләре иңгән. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез (с.г.в.) Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткаруны сораячак.
Риваятьләргә караганда, 621 елның бер төнендә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) ястү намазыннан соң Кәгъбәтуллада гыйбадәт кылганнан соң, Кагъбә диварына таянып йокымсырап утырган чакта, аның янына Җәбраил фәрештә килә. Ул үзе белән “Бурак” (ягъни «яшен тизлеге белән йөрүче») дип аталган канатлы, тылсымлы ат та алып килгән була. Шуңа атланып, Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) күз ачып йомганчы Гарәбстаннан Фәләстыйнга (Палестинага), Кодүс (Иерусалим) шәһәрендәге әл-Әкъса мәчетенә килеп җитә. Анда ул үзеннән элгәре булган пәйгамбәрләр белән күрешеп, боларның алдында торып намаз укый. Намаздан соң, «Бурак»ны җирдә калдырып, ул Җәбраил фәрештә белән күккә аша. Анда Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.), Аллаһы Тәгаләнең көрсие (тәхете) алдында торып, Аның белән сөйләшә һәм сөйләшү вакытында 99 мең сүз әйтә, күктәге Кәгъбәне, җәһәннәм белән оҗмахны күрә. Намазларда укыла торган “Әттәхият” Аллаһы Тәгалә белән пәйгамбәрнең сөйләшүеннән чыккан дога. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мигъраҗ кичәсендә өммәте, үзенә ышанган мөселманнар өчен Аллаһтан гафу сораган вә өммәте өчен дә Мигъраҗ теләгән. “Йа, Раббым, Мигъраҗ могъҗизасы белән мине нигъмәтләдең. Өммәтем өчен дә нигъмәт теләр идем”, – диюенә җавап итеп, Аллаһы Тәгалә: “Мөэминнәрнең мигъраҗы – намаздыр”, – дигән. Димәк кешеләр намазларын төгәл укысалар, алар да Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) мигъраҗы кебек зур дәрәҗәләргә ирешерләр һәм бик саваплы булырлар.

Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) соңыннан исә, килгән юлы белән Мәккәи Мөкәррәмәгә кайтарыла. Шул кадәр юлны үтеп кайтканчы, Мөхәммәт пәйгамбәрнең яткан урыны да суынырга өлгермәгән була әле.

Бу кичәне Коръән укып, гыйбадәт кылып, Мөхәммәт галәйһис-сәләмнең гаҗәеп рәвештә күккә ашуы турындагы риваятьләрне кат-кат укып һәм сөйләп үткәрәләр.

Кызыл Таң

Фото: "Ислам тудей" сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев