«ЭКОяз – 2019» санитар икеайлык старт алды
«ЭКОяз – 2019» акциясе вакытында табигатьне саклау ведомстволары көчле режим буенча эшләячәк.
Акция ике этапта узачак: 1 апрельдән 13 майга кадәр – районда һәм 14 майдан 31 майгача – республика буенча. Быелгы яз үзенчәлекле дә: җәмәгать урыннарында җыелган пластик, кәгазь яки буш шешәләр өчен акчалата бүләк булачак. Мәсәлән, буш пластик «полторашка» өчен 10 сум, пыяла шешә өчен – 10 сум, ә кәгазьнең бер килограммы 50 сум.
Бу калдыкларны администрацияләрнең хуҗалык ишегалларында кабул итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев