Кәрәзле телефон серләре
– Мин кнопкалы телефоннан файдаланам. Ул минем өчен иң кулай вариант. Бик уңайлы, саннары зур һәм тавышы да көчле. Ә ватылып киткән очракта, аны кем ремонтларга тиеш? С.Әхмәтова
– Әйе, өлкән яшьтәге кешеләр кнопкалы телефонны ярата. Ватыла-нитә калса, җитешсезлекләр табыла калса, әлбәттә, телефонны сатып алган сәүдә ноктасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар закон нигезендә аның белән ни эшләргә кирәклеген сезгә аңлатачак. Ә инде кире очракта, безнең бүлек белгечләренә мөрәҗәгать итәргә була. Менә шулай, бер пенсионер безгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган иде. Кнопкалы кәрәзле телефонны ул 2018 елның октябрендә Яшел Үзәндә шәхси эшмәкәрдән сатып ала. Куллана башлап бер ай да үтми, телефонда производство характерында дефектлар килеп чыга (зарядкадан соң телефон кабынмый, хәбәрләр килүдә дә җитешсезлекләр күренә, элемтә еш өзелә).Нәтиҗәдә сатып алучы сәүдә ноктасына барып, телефонга диагностика уздыруны таләп итә. Телефонның программасын алмаштыралар. Моннан соң телефон бер атна эшли дә, тагын дефектлары килеп чыга. Кулланучы тагын сатучыга мөрәҗәгать итә. Телефон диагностикага кабул ителә. Сервис үзәге күрсәтелгән дефектның ачыкланмавы турында нәтиҗә чыгара һәм тагын телефонның программасы алмаштырыла. Менә шулай йөреп ике ай уза. Шул вакытта кулланучы безнең бүлек белгечләренә мөрәҗәгать итте. Белгечләр сатып алу-сату килешүен өзү турында шикаять проектын төзергә ярдәм итә. Экспертиза уздыру һәм аңа түләүнең кагыйдәләре турында консультация, кулланучылар хокукын яклауга кагылышлы буклетлар да бирә. Шәхси эшмәкәр кулланучы гаризасы белән танышкач, безнең бүлек белгечләреннән «Кулланучылар хокукын яклау турында» РФ законының 18, 20нче маддәләре буенча консультация алгач, 10 көн эчендә түләнгән сумманы кире кайтарып бирергә ризалык бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев