Ватаныбызның чын геройлары белән горурланабыз!
Район җитәкчелеге махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән даими очрашып тора. Башлык Михаил Афанасьев бу көннәрдә Айрат Сафин белән күреште.
Фото район Советы матбуган хезмәтеннән алынды
Айрат Яшел Үзәннең 14нче лицеен тәмамлаган, балачактан хәрби булырга хыяллана, Казан югары танк училищесына укырга керә. 2023 елда МХОга китә. Бүген ул 428нче аерым танк батальонының танк взводы командиры. Ялда һәрвакыт Яшел Үзәнне сагынып кайта.
– Мәктәптә укыганда ук хәрби булырга хыялланган идем һәм теләгем чынга ашты. Сирәк булса да, ял бирелә һәм мин, әлбәттә, туган ягыма ашкынып кайтам. Шәһәребезнең ничек үзгәрүе күз алдында. Яңа парклар, скверлар барлыкка килү, инфраструктура яхшыру сөендерә, – ди хәрби.
– Айрат белән гуманитар ярдәм мәсьәләләре, шул исәптән индивидуаль ярдәм чаралары турында фикер алыштык. Районыбыз логотибы төшерелгән шеврон, беренчел кирәк-яраклар тутырылган капчык тапшырдык. Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуларны даими үткәрәбез. Аларның гаиләләреннән килгән сораулар оператив рәвештә эшкә алына, адреслы ярдәм күрсәтелә, – дип хәбәр итә район башлыгы үзенең телеграм каналында.
Айрат сафин шулай ук укыган мәктәбенә килеп, 10-11нче сыйныф укучылары һәм «Курс» отряды белән очрашты. Яшьләргә үзенең хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты, лицейда белем алган чаклары турында сөйләде һәм күрсәткән гуманитар ярдәмнәре өчен барысына да рәхмәт белдерде. Айрат Наилевич авыр вакытларда егетләрнең күңелләрен җылыткан ярдәм һәм бигрәк тә хатларның бик мөһим булуын билгеләп үтте.
Лицей укучылары һәм коллективы Айрат Наил улына нык сәламәтлек һәм исән-имин җиңү белән кайтуын тели. Якташларыбыз, Ватаныбызның чын геройлары белән горурланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев