ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә «Каһарманнар елы»на йомгак ясадылар
ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә «Каһарманнар елы»на йомгак ясадылар һәм МХО сугышы ветераннарына, имам-активистларга, волонтерларга хөрмәт күрсәттеләр.
Бүген, 19 ноябрьдә, Казанда Ватанны саклаучылар елында һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән «Каһарманнар елы» кысаларында эшчәнлек нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды.
Бу уңайдан чарага республиканың барлык почмакларыннан МХО сугышчылары, имам-мөхтәсибләр, МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү эшендә актив катнашучы имамнар һәм волонтерлар җыелды.
Тантана Ислам мәдәниятенә, фәнгә һәм мәгарифкә ярдәм фонды ярдәме белән оештырылды.
Әлеге чарада якташыбыз, МХО катнашучысы – Руслан Сибгатуллин да катнашып, Рәхмәт хатына ия булды.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев