МХО ветераннарына 20 ел түгел, 20+ ярдәм!
Ватанны саклаучы батыр ир-егетләребезне һәм аларның гаиләләрен дәүләт бөтен яктан кайгырта.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
«Гаилә» милли проекты кысаларында Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе МХОда катнашучыларга һәм гаиләләренә 20дән артык ярдәм күрсәтә.
Гаилә – беренче урында
Мобилизацияләнгән ата-ана керемнәре балага бердәм пособие билгеләгәндә исәпкә алынмый. Әгәр гаиләдә өч яшькә кадәрге бала булса, әнисе өстәмә рәвештә айлык пособие ала ала. Хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына исә, бер тапкыр бирелә торган махсус түләү каралган.
Хезмәт итү – икеләтә хисап
МХОда катнашу чоры иминият стажына икеләтә күләмдә исәпләнә. Бер ел хезмәт – стажга ике ел дигән сүз! Ә пенсия коэффициенты гадәти 1,8 урынына 3,6 тәшкил итә. Бу киләчәктә лаеклы пенсия тәэмин итүгә нигез сала.
Ветераннарга – аерым игътибар
«Сугышчан хәрәкәтләр ветераны» статусын алучыга ай саен 4 838 сум күләмендә түләү билгеләнә. Бу суммага дарулар, шифаханә-курорт дәвалануы һәм дәвалану урынына бушлай йөрү керә. Теләүчегә бу хезмәтләрне натураль рәвештә, яисә акчалата алырга була.
Берьюлы ике пенсия мөмкинме? Әйе!
Социаль фондта исәптә торучы МХО ветераны сугыш җәрәхәте аркасында инвалидлык алса, ул берьюлы ике пенсия алырга хокуклы: инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе.
Татарстан Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин:
«Безнең өчен һәр ветеран, һәр гаилә – аерым кадерле. Ярдәмне мөмкин кадәр гадиләштерергә тырышабыз: күпчелек түләүләр проактив форматта, ягъни, гражданнардан гариза соралмыйча рәсмиләштерелә.»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев