Батырлык үрнәге мәктәп түрендә: Олы Карагуҗа мәктәбе МХО һәлак булган якташлары истәлегенә «Геройлар партасы» ачты
2025 ел «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителде. Быел без зур вакыйга – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын да билгеләргә җыенабыз. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Шуңа күрә халкыбызның батырлыгын, зур югалтуларны киләчәк буынга сөйләп калдырырга бурычлыбыз.
Илебездә хәзер «Бердәм Россия» партиясе башлангычы белән «Герой партасы» проекты гамәлгә ашырыла. Ул тарихи истәлекне саклауга, балаларда һәм үсмерләрдә илебезнең героик үткәне һәм бүгенгесенә, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. «Герой партасы» – мәктәп җиһазы гына түгел, батырлык дәресе, кайчандыр шушы мәктәптә белем алган, илебезнең тыныч киләчәге хакына көрәшкән, яшь буын өчен үрнәк булган укучы партасы ул.
Әлеге тантанада батырларның якыннары, Яшел Үзән районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин, «Казанское ОКБ «Союз» АҖ вәкилләре, җирле үзидарә башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Солдат сугышны үзе сайламый, ул аны игълан да итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, әмер үти. Аның каһарманлыгы, Ватанга ихтирамы әнә шунда күренә.
Мәктәп түрендәге «Геройлар партасы»на Украинада барган махсус хәрби операция барышында гомерләре өзелгән шушы ир-егетләрнең исемнәре кертелде:
ИЛНАЗ РАВИЛ УЛЫ ХАРИСОВ
1997 елда Олы Карагуҗа авылында туган. Биредә урта мәктәпне тәмамлаган. Илназ 2016 елда армия сафларына чакырыла. Срогы тулгач, контракт буенча, Хабаровск өлкәсендә хезмәт итәргә кала. Хәрби хезмәтнең җиденче елында, махсус хәрби операция башлангач, өлкән сержант булып хезмәт итәргә китә. Харьков шәһәрендә нык яраланып, 22 мартта һәлак була. Россия Президенты указы нигезендә «БАТЫРЛЫК ОРДЕНЫ» белән бүләкләнә.
АЙРАТ МАРАТ УЛЫ БИСЕНОВ
2012-2017 елларда Олы Карагуҗа авылы мәктәбендә белем ала. 2024 елның 25 декабрендә махсус хәрби операция барышында үз бурычын үтәгәндә һәлак була.
РАМИЛ РИМ УЛЫ ШАГЕЕВ
1996 елда Бишнә авылында туган. 2011-2013 елларда Олы Карагуҗа урта мәктәбендә белем ала. 2016 елда армия сафларына алына, Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәрендә хезмәт итә. 2024 елның 12 июнендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Рамил кече сержант, штурмовик булып хезмәт итә. 2024 елның 13 августында һәлак була.
РӘЙХАН РОБЕРТ УЛЫ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН
1999 елның 29 декаберендә Казан шәһәрендә туган. 2018 елда 68нче мәктәпне тәмамлагач, Казан югары танк команда училищесына укырга керә. Рәйхан махсус хәрби операциядә күпсанлы сугышларда катнаша. 23 яшендә танк ротасы командиры була. Яхшы хезмәте өчен «Сугышчан батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучыга», Жуков медальләренә лаек була. Үлгәннән соң Рәйхан «БАТЫРЛЫК ОРДЕНЫ» белән бүләкләнә.
РӘФИС РЕНАТ УЛЫ ДӘҮЛӘТШИН
1994 елда Чүрчиле авылында туган. 2013-2014 елларда армия сафларында хезмәт итә. 2024 елның 16 сентябрендә махсус хәрби операциягә алына. 2024 елның 9 ноябрендә һәлак була.
РАМИЛ ИЛДАР УЛЫ ХӘМИДОВ
1976 елда Яшел Үзән шәһәрендә туган. 1993 елда 3нче гимназияне тәмамлап, Казан Дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Соңгы елларда Казандагы гадел хөкем академиясендә юридик фәннәр доценты булып эшли. Ул «Геройлар вакыты» Президент программасы укуларын уза. 2023 елда үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Рамил Севастополь диңгез пехотасының 810нчы бригадасында штурмлаучы булып хезмәт итә. 2024 елның 13 октябрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар. Бу егетләр аның бик кыен, җаваплы буласын белеп тә шул юлны сайлаган. Алар үз антларына тугры калып, гомерләрен корбан итеп, Ватан алдында бурычларын үтәгән. Якташларыбызның исемнәре һәм батырлыгы халык хәтерендә озак сакланыр.
Зөлфия Мөхтәрова,
Олы Карагуҗа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев