Аппарат киңәшмәсендә МХО ветераны Игорь Нестеров катнашты
Игорь Валентинович – «Батырлар. Татарстан геройлары» программасы катнашучысы, аның кысаларында ул безнең районда һөнәри әзерлек уза.
Программа дәүләт структурасы эше белән танышуны, районның икътисадый әһәмиятле мәйданчыкларына баруны үз эченә ала.
Игорь Валентиновичның тормыш юлы хәрби эш белән бәйле. Ул махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша, яралангач кире кайта, МХО ветераны статусын ала. «Сугышчан батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнә. Быел Игорь Нестеров Зур Ключи авыл җирлегенең депутатлар корпусы составына керде.
Киңәшмә кысаларында махсус хәрби операция сугышчыларына һәм ветераннарына ярдәм мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы Рәис Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителде. Ул МХО катнашучылары һәм ветераннарына дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә перспективалы җитәкчеләр командасының бер өлеше булырга мөмкинлек бирә.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев