«Тышкы кыяфәт алдакчы була»
***
Фото: ясалма интеллект
Тышкы кыяфәт алдакчы була диләр, бу чыннан да шулай икән. Мирный бистәсенең кием-салым кибетендә зур ташламалар дигәч, мин дә керергә булдым. Кибет эче умарта оясын хәтерләтә, алма төшәр дә урын юк. Ул су буе тезелгән чиратны күреп йөрәгем чәнчеп куйды. Кирәкле товарны алып, чиратка килеп бастым. Күзем эчке кием-салым карап йөрүче бик модный киенгән, 48 яшьләр чамасындагы, дамага төште. Элгечкә эленгән эчке киемнәрне берсен алып карый да, идәнгә ташлый, ала да идәнгә ташлый. Төшеп кенә киткәндер, күтәреп элеп куяр, дип, көтеп, текәлеп карап торам. 3-4 товарны шулай алып ташлагач, борылды да китте. Шушы вакытта чиратта торучы ир-атларга күзем төште, алар да минем сыман күзләрен шакмакландырып шул хәлгә карап тора иде. Ничек шундый гамьсез булырга мөмкин?! Аның артыннан кем җыярга тиеш дип уйлый икән ул мадам? Хәер, мондый гамәлләреннән соң, аны кем дип әйтергә дә юк. Акылы булган кеше алай эшләми.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев