«Сумкама нәрсә шап итеп килеп бәрелде икән дип аптырап киттем...»
Балалар тәрбияләүчеләргә иде сүзем.
Әти-әниләр, бәгырь җимешләрегезгә, самокат, велосипед, мопед һәм башка төр техника алып бирәсез икән, алдан йөрү кагыйдәләрен дә башларына киртләп, өйрәтеп куйсагыз иде. Алайса кайберәүләр, юлларында кеше-фәләнне күрми, үзләрен Аллаһның кашка тәкәсе кебек хис итә. Җәяүлеләр юлыннан ничек чыкканнарын әйтмим дә. Бер көнне эштән кайтканда сумкама нәрсә шап итеп килеп бәрелде икән дип аптырап киттем. Кечкенә бер кыз икән, гафу да юк, чурт та юк, берни булмагандай китеп барды. Әле ярый үземне бәреп екмадылар, күп сорап тормый хәзергеләр.
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев