Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Шәһәрдә бу эшне оештыруы авыррактыр...»

Бер укучыгыз «Әйтәм әле» сәхифәсендә Мәскәү өлкәннәренә кызыгып язган иде. Имеш, алар бергә җыелалар, төрле экскурсияләргә йөриләр. Дөрес, анда мөмкинлекләр күбрәктер, сүз дә юк. Тик бездә дә бу мәсьәлә өлкәннәрнең үзләреннән тора дип уйлыйм.

Бер укучыгыз «Әйтәм әле» сәхифәсендә Мәскәү өлкәннәренә кызыгып язган иде. Имеш, алар бергә җыелалар, төрле экскурсияләргә йөриләр. Дөрес, анда мөмкинлекләр күбрәктер, сүз дә юк. Тик бездә дә бу мәсьәлә өлкәннәрнең үзләреннән тора дип уйлыйм. Берәр активрагы башлап җибәрсә, аңа башкалар да кушыла. Әле бер көнне Ключи авылында әбиләрнең Скандинавия таяклары белән йөрергә чыкканын күрдем. Аннан, кайбер авылларда өлкәннәр җыелып, Зөя утравына, ачык һавадагы «Туган авылым» комплексына бара. Андый җирләрдә тәмле итеп сыйланып чыгарга да була. Кыскасы, һәркемнең үзеннән тора. Шәһәрдә бу эшне оештыруы авыррактыр да, бәлки. Тик авылларда бергә җыелуы, төрле экскурсияләр оештыру, мәдәният йортындагы түгәрәкләргә йөрү, буш вакытыңны файдалы һәм кызыклы итеп оештыру өчен шартлар җитәрлек. 

Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

Фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев