«Ришатка тагын бер тапкыр сокланып кайттым!»
Казанда Ришат Төхвәтуллин концертында булдым.
Репертуар, музыкантлар, биючеләр, сәхнә бизәлеше, программа – тел-теш тидерерлек түгел, барысы да югары дәрәҗәдә. Ришатка тагын бер тапкыр сокланып кайттым. Мине гаҗәпләндергәне шул – концертка яшьләр, мәктәп укучылары күп килгән иде. Алар дәртле җырларга рәхәтләнеп сикерә-сикерә биеде, күңел ачты. Татар җырларын тыңлыйлар икән, дип горурланып утырдым шуларга карап.
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев