Райондашлар, киләсе ел Сабантуй һәм Авыл бәйрәмнәрендә үткәрмик әле әтәч куалау ярышын
Әтәч тоту уенын кем уйлап чыгарды икән ул? Җан иясеннән ник шулай көлергә?
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Коты чыккан кош, кая барып бәрелергә белми, мәйдан буйлап чабыпмы чаба. Ә аның артыннан дәррәү кубып бала-чага чаба, өлкәннәр дә калышмый. Чынлыкта бер дә кызык күренеш түгел.
Әйдәгез, райондашлар, киләсе ел Сабантуй һәм Авыл бәйрәмнәрендә үткәрмик әле әтәч куалау ярышын. Беткәнмени башка милли уеннарыбыз. Мөгез чыгарам дип, кошларны рәнҗетмик.
#әйтәмәле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев