«Ничек шундый җансыз кешеләр җирдән атлап йөри икән ул?!»
Йорт хайванын ничек урамга чыгарып ташларга була икән ул?! Шундый очракларны күрәм дә, йөрәк әллә нишләп китә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Мин үзем фатирда эт тә, мәче дә, попугай һәм башка җан ияләре дә асрамыйм. Чөнки хәлемнән килми. Ул бит уенчык түгел, тәрбиялисе, вакытында ашатып-эчертәсе, авырып китсә, дәвалыйсы. Кечкенәдән алып үстер дә, туйдыргач, чыгарып ат, имеш. Менә шулай, кайберәүләр Аллаһтан да курыкмый. Алгансың икән, җаваплы була да бел! Инде бу уңайдан фикеремне җиткергәнмен икән, моннан күп еллар элек булган бер коточкыч күренешне дә сөйлим әле, кызлар. Шәһәребезнең стоматология поликлиникасына барам. Ни күрим, шул йортның бер подъезд төбендә олырак ханым чиләктәге суга мәче балаларын батыра. Мин әле, нишли икән, дип аптырап калдым, үз күзләремә үзем ышанмадым. Узып баручылар, шулай ук шок хәлендә булып, кисәтү ясады. Кая ул башкаларны ишетү! Берне акырып кына салды. Мин тизрәк китү ягын карадым. Ничек шундый җансыз кешеләр җирдән атлап йөри икән ул?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев