Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Меңләгән халыкны чакырып, ифтар уздыру кирәкме соң ул?

Республика күләмендә узучы ифтар турында күп сөйләнде, 13 мең кешене кабул итәбез, диделәр.

Тик намаз укыгач, ашарга кергәндә үк этеш-төртеш башланган. Иң кызганычы, ерак районнардан килгән хәзрәтләр, урын булмау сәбәпле, кайтып китәргә мәҗбүр булган. Сүз дә юк, оештыручылар тырышкан, күпме ризык алынган, волонтерлар хезмәте дә зур. Урын җитмәгәч, билетсыз керүчеләр дә булган дигән нәтиҗә ясала. Минем фикерем шул: меңләгән халыкны чакырып, ифтар уздыру кирәкме соң ул? Оештырсыннар, әнә аз керемле, күп балалы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне дәшсеннәр. Булмасын ул 14 мең кеше, ә 5 мең генә булсын. Ахырдан рәхмәт сүзләре, тәнкыйтькә караганда күбрәк ишетелер, әҗер-савабы да булыр иде.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган мәсьәләләрегез турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев