Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Мәктәпкә дискотекага барган кебек йөрүче балаларның әти-әниләре кая карый торганнардыр?!»

Кызлар, соңгы вакытта мәгариф темасы еш күтәрелә башлады. Мин дә шул уңайдан үз сүземне җиткерәмәкче идем. Имеш, мәктәпкә килгән баланың формасын ишек төбендә үк тикшереп, карап кертәләр. Бу кайбер әти-әниләргә ошамый.

Һәр уку йортының үз уставы бар һәм анда акка кара белән нинди киемнән йөрисе язылган. Бу хакта әти-әниләр дә белеп торырга тиеш. Джинсы чалбардан килгән баланы ничек итеп укырга кертәсең инде?! Һәм мин бу күренешне бик дөрес дип саныйм. Без ел буе шул бер коңгырт күлмәк, ак алъяпкычтан йөрдек, ял көннәрендә якасы һәм җиңен сүтеп алып, юып, яңадан тегеп куя идек. Башка киемнән йөрү турында уйлап та карамадык, укытучылар кисәтү ясамасын дип, уттан курыккан кебек курыктык. Чөнки аларга хөрмәтебез зур иде. Ә хәзер кайбер укучылар мәктәпкә түгел, ә дискотекага барган кебек йөри: кыска итәк, үтә күренмәле блузка, тырнак, керфек турында әйт­мим дә. Әти-әниләре кая карый торганнардыр?!

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев