«Иркә күпләргә үрнәк, бик көчле рухлы ханым»
Әйтәм әле

«Иркә күпләргә үрнәк, бик көчле рухлы ханым»

***

Фото: соц. челтәрләрдән

«Җырчы Иркәнең ире махсус хәрби операциядә бер аягын югалткан икән, бу хакта интернет челтәрләрендә күреп, гаҗәпкә калдым. Иркә күпләргә үрнәк, бик көчле рухлы ханым. Шапырынып, елап йөрмәде, ирем бер аягын югалтты, дип тә сөйләмәде, катлаулы операция кичерде, дип кенә әйткән иде. Кайберәүләр өенә мәче алганны, 37.6 температура белән авырганны һәм башка юк-бар нәрсәне дә күпертеп, чебеннән фил ясарга, игътибар үзәгендә булырга ярата. Ире Артур горурланырлык егет. Киләчәктә исән-имин, пар канатлы булып, бәхетле яшәргә насыйп булсын. 


Нет комментариев