Габделфәт Сафинны Яшел Үзәндә көтәләр
Башкортстан телетапшыруыннан бер көнне Габделфәт Сафинның 5 ел элек Уфада куйган концертын күрсәттеләр.
Шаккатып карап утырдык. Җырлары шулкадәр мәгънәле, катнашкан артист кызларның күлмәкләре матур. Ярымшәрә чыкмадылар. Иң мөһиме – теләсә ничек чыгып сикергән биючеләре юк иде. Сәхнәгә артист җырлаганда алар чыкса, мәгънә югала. Ничек аңламыйлар икән шуны. Куйсын иде Габделфәт шундый концертын бездә дә, рәхмәт әйтер идек. Артист булдым дигәч тә, охламон булырга димәгән. Нишләп контроль юк икән?
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев