«Файдасына караганда зыяны күбрәк икән шул»
Май коңгызларының күплегенә сез дә игътибар иттегезме ул, быел апрельдә үк күренә башладылар.
Кичен урамга чыксаң, мыж килеп очалар. Машина тәрәзәләренә шап-шоп бәрелүләрен әйткән дә юк. Көндез бөҗәкләр хәрәкәтсез һәм күбрәк йокы режимында, ә ашау һәм актив хәрәкәт итүне, күбесенчә, караңгыда башкаралар икән. Иң зур зыянны личинкалары китерә, алар үсемлекнең тамырларын ашый. Алай гына да түгел, сиреньнән кала, барлык агач һәм куакларны яратып кимерәләр. Бер ай эчендә гектарлаган урманга зыян китерергә сәләтлеләр. Әле ярый авыл җирендә бик күренмиләр, файдасына караганда зыяны күбрәк икән шул.
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев