Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Бу мәктәп җитәкчелеге, оештыручылар ни уйлый икән?!»

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы да узып китте. Авылда узган бәйрәмгә мин дә бардым һәм нервымны бетереп кенә кайттым.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы да узып китте. Авылда узган бәйрәмгә мин дә бардым һәм нервымны бетереп кенә кайттым. Татар авылында балалар русча җырлап, чыгыш ясады. Бернинди кысаларга да сыймый бит бу күренеш! Туган телебезне саклыйк, яклыйк дип лаф орып йөрүдән ни мәгънә?! Мәктәп укучылары өлкән буын алдында рус телендә сөйләсен инде?! Бу мәктәп җитәкчелеге, оештыручылар ни уйлый икән? Алга таба болай барса, балаларыбыз, гомумән, үз телләреннән мәхрүм калачак бит. Әйе, кайбер ата-ана минем бала русча сөйләшә, өйрәнсен дип сөенеп йөри инде. Телләр белү – зур байлык, сүз дә юк. Әмма һәркем ана телен белергә тиеш, ә бу иң беренче гаиләдән һәм балалар бакчасы, мәктәптән килә. 

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев