Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Базарда ике юләр: берсе – алдый, икенчесе – алдана»

Ел саен үз-үземә, рассадалар утыртмыйм дип, сүз бирәм. Һәм яз җитү белән тыпырчына башлыйм. Ничек инде коллегам орлык чәчә, мин юк икән?!

Аннан, үзең утырткан күпкә ышанычлырак бит ул. Нинди томат, борыч икәнен белеп торасың, ә базарда ике юләр: берсе – алдый, икенчесе – алдана дип, юкка гына әйтмиләр. Ашыкмый гына төртеп куйдым әле помидорларымны, хәзерге язны белмәссең, маен кар яварга да күп сорап тормый. Узган елгы кебек булса, үсентеләрне бик иртә чыгарып булмас. Ничек кенә булса да, хәере белән килсен. Яз һәм җәйдән күңел гел яхшылык кына өмет итә, шулай була күрсен.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев