«Авыл халкының үзгәрүе турында иде сүзем...»
Чынлап үзгәрделәр. Шәһәр кешеләре кебек, «тиеш» дип сорап ята гына беләләр.
Авыл җыенында катнаштым. Менә шул, үзебезнең хәлдән килә торган эшне дә читтән килеп башкаруларын көтәбез бит. Элеккеге елларны искә алыйк. Мәктәп балалары чалгы тотып, урам буйлап чүп үләнен чаба иде. Әти-әнисе дә мыжгымады, балалар да тәртипле генә эшләде. Хәзер исә өмә уздырып, авыл тирәсен җыештыру да зур проблема. Булса да, шул берүк кешеләр катнаша, как будто аларга гына кирәк ул чисталык. Бер өмә генә түгел, башка эшләрне дә күмәкләп оештырырга була бит. Боларның барысы да үзебез өчен кирәк. Авыл халкы гомер-гомергә бердәм булды һәм алга таба да шулай булып калсак иде.
Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев