Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Акъегет авылында гомер итүче Альберт Габделхак улы Халиковның 20 гыйнварда туган көне – 80 яшьлек юбилее.

20 января 2022, 06:00

405

0

0

Акъегет авылында гомер итүче Альберт Габделхак улы Халиковның 20 гыйнварда туган көне – 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез, бабаебыз! Сине чын кү ңелдән, ихлас йөрәктән туган кө нең белән котлыйбыз! Сиңа кояштай озын гомер, ныклы сәламәтлек, шатлык-сөенечләр, күңел тынычлыгы, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез! Гел шулай көләч, ягымлы бул! Балаларыңа яраткан әти, оныкларыңа яраткан бабай булып, безне сөендереп, озын-озак еллар бәхеттә-шатлыкта яшәргә язсын!

Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.

Сине бик тә яратып һәм хөрмәт итеп, кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев