85 яшьлек юбилей уңаеннан котлау

Акъегет авылында туып үскән һәм гомер итүче кадерле кешебез
Мәдинә Сафиулла кызы Габитованың 3 апрельдә 85 яшьлек юбилее.
Әниебез! Сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, әти белән пар канатлы булып, озын гомер итәргә язсын. Гомер буе без – балаларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа, әни.
Юбилеең, әни, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсеннәр бары яхшылык.
Сине яратып, ирең Рәхимҗан, балаларың, кияү-киленнәрең,
оныклар һәм оныкчыкларың.
Нет комментариев