Яшел Үзәннең истәлекле урыннары
Яшел Үзәндә сез «Каюм Насыйри» исемендәге музейга, Романов күперенә, Раифа монастыренә, Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгына сәфәр кыла аласыз. Әлеге бүлектә истәлекле урыннарның тасвирламасы язылган, адресы һәм картада урнашу урыны күрсәтелгән.
-
Яшел Үзән районы Каюм Насыйри музее
Тасвирлама: Яшел Үзән районындагы Кече Шырдан авылында танылган татар мәгърифәтчесе, тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы һәм фольклорчы Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйровка багышланган «Каюм Насыйри» исемендәге музей эшли.
Адресы: Каюм Насыйри ур., 5
-
Яшел Үзән тимер юл күпере
Тасвирлама: Яшел Үзән районында поездлар Идел елгасы аша үтәдән-үтә күренмәле формалар белән металл өрлекләрдән ясалган Романов күпере аша уза. Яшел Үзән тимер юл күпере (Романов күпере, Кызыл күпер, Зөя күпере) – Яшел Үзән шәһәре һәм Карамалы Тау бистәсе арасында Идел аша тимер юл күпере.
Адресы: 55.821219, 48.518008
-
Яшел Үзән районы Раифа монастыре
Тасвирлама: Казан шәһәреннән ерак түгел, Яшел Үзән районының искиткеч матур бер җирендә Идел-Кама дәүләт тыюлыгы бар. Тыюлык территориясендә Раифа ирләр монастыре булу сәбәпле, бу урыннарны халык «Раифа» дип йөртә. Раифада карарлык, сокланырлык, гаҗәпләнерлек әйберләр күп. Яшел Үзән районы Раифа монастыре – Федераль әһәмияткә ия Россия мәдәни мирас объекты.
Адресы: 55°54′08, 48°43′46
-
Яшел Үзән районы Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы
Тасвирлама: Яшел Үзән районы «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы, «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы — Татарстанның Яшел Үзән районы Зөя авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей-тыюлык). Мондагы экспозицияләр утрау-шәһәрчекнең оешуыннан алып XX гасыр башына кадәрге административ, социаль-икътисад, мәдәни үсеше, җирле халыкларның кәсепләре тарихы белән таныштыра.
Сайт: https://ostrovgrad.ru
Адресы: 55.772203, 48.659044
Яшел Үзән ТР башкаласыннан 38 чакрым ераклыкта Идел ярында урнашкан һәм аның төп тимер юл чишелеше булып тора. Шулай ук, ул республикабыз агломерациясенең әһәмиятле субъекты һәм шактый зур сәнәгать шәһәре. Моннан тыш, Яшел Үзән районы туристлар өчен хәзинә булып санала: истәлекле урыннарның күплеге һәм төрлелеге таң калдыра. Яшел Үзәндә сез «Каюм Насыйри» исемендәге музейга, Романов күперенә, Раифа монастыренә, Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгына сәфәр кыла аласыз.
Яшел Үзән районындагы Кече Шырдан авылында танылган татар мәгърифәтчесе, тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы һәм фольклорчы Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйровка багышланган «Каюм Насыйри» исемендәге музей эшли.
Яшел Үзән районында поездлар Идел елгасы аша үтәдән-үтә күренмәле формалар белән металл өрлекләрдән ясалган Романов күпере аша уза.
Казан шәһәреннән ерак түгел, Яшел Үзән районының искиткеч матур бер җирендә Идел-Кама дәүләт тыюлыгы бар. Тыюлык территориясендә Раифа ирләр монастыре булу сәбәпле, бу урыннарны халык «Раифа» дип йөртә. Раифада карарлык, сокланырлык, гаҗәпләнерлек әйберләр күп. Яшел Үзән районы Раифа монастыре – Федераль әһәмияткә ия Россия мәдәни мирас объекты.
Яшел Үзән районы «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы, «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы — Татарстанның Яшел Үзән районы Зөя авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей-тыюлык). Мондагы экспозицияләр утрау-шәһәрчекнең оешуыннан алып XX гасыр башына кадәрге административ, социаль-икътисад, мәдәни үсеше, җирле халыкларның кәсепләре тарихы белән таныштыра.