Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+

Яшел Үзән районы Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы

Яшел Үзән районы Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы
  • Тасвирлама:

    Яшел Үзән районы «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы, «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы — Татарстанның Яшел Үзән районы Зөя авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей-тыюлык). Мондагы экспозицияләр утрау-шәһәрчекнең оешуыннан алып XX гасыр башына кадәрге административ, социаль-икътисад, мәдәни үсеше, җирле халыкларның кәсепләре тарихы белән таныштыра.

  • Сайт:

    https://ostrovgrad.ru

  • Адресы:

    55.772203, 48.659044

Яшел Үзән районы Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгына Зөя тарихы музее, Ватандашлар сугышы музее, Елга музее, Археологик агач музее керә. Утрау-шәһәрчектә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Мәрьям Ананың дөньялыктан күчү кәшишханәсе (Успение монастыре, рус. Свияжский Успенский монастырь) бар. Биналар. Музей объектлары XVI гасырның уртасы – XX гасыр аралагында төзелгән биналарда: мәсәлән, «Зөя тарихы музее» – 2009 елдан башлап, элекке эшлекле очрашулар урыны булган комплекста (1838-1840 елларда төзелгән), «Елга музее» яңа корылган Зөя елга вокзалында урнашкан. Тарих. 1987 елда утрауда ТР сынлы сәнгать музее филиалы оеша. «Зөя утрау-шәһәрчеге» музее Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 28 августында кабул ителгән 584нче санлы карары нигезендә барлыкка килә. 2015 елдан – музей-тыюлык статусында. Музейны булдыру өчен, башлангыч чорда ким дигәндә, 6 млрд сум акча таләп ителә. Музей-тыюлыкны булдыру эше белән ТР беренче президенты М.Ш.Шәймиев химаячелегендәге «Болгар һәм Зөяне саклау һәм үстерү буенча «Яңарыш» фонды» (рус. Фонд «Возрождение») җитәкчелек итә. Экспонатлар. Тыюлыкта күп санлы борынгы рус архитектурасы, православие һәм тарих һәйкәлләре сакланган. Дәүләт сагында 37 мәдәни мирас объекты тора: аларның 19ы – федераль, 18е – төбәк (Татарстан) дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Музей фондында 33 398 саклау берәмлеге (24 129 берәмлек төп фондта һәм 9 269 берәмлек фәнни-ярдәмче фондта) исәпләнә (2014 елның 1 гыйнварына). 20 220 саклау берәмлеге – археология табылдыклары, 1 356 саклау берәмлеге – декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, 1 134 саклау берәмлеге – нумизматика һ.б. экспонатлар. «Археология» тупланмасында Зөя елгасы ярында табылган һәм, югары дымлы климат булу сәбәпле, бүгенге көнгә кадәр сакланган күпсанлы кирпеч кисәкләре, балчык эшләнмәләр, акча, агач һәм күн әйберләр бар. «Сәнгать» тупланмасында тормышлары һәм иҗатлары Зөя шәһәрчеге белән бәйле булган рәссамнарның дистә еллар дәвамында тапшырылып килгән эшләре урын алган.