Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 42 җинаять теркәлгән. Шуларның 27се – шәһәрдә, 15е районда булган

27 җинаять ачылган. 21е – «кайнар эздән». 5 талау, 18 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 1 корал табу факты, 4 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән.

Ленин урамындагы бер кибеткә төнлә кереп, аннан 20 шешә аракы һәм 51 кап сигарет урлап чыккан, элек хөкемдә булган 34 яшьлек яшел үзәнле тоткарланган.
Комсомольская урамындагы кибеттән билгесез зат «мышка»лар, наушниклар, микрофоннар урлап, сәүдә ноктасына 176975 сумлык зыян китергән.
Яшел Үзәндә яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз сайт ка карават сатуы турында белдерү элгән булган. Сатып алучы дип ялганлап, билгесез бер кеше сатучының бер картасыннан –15 мең, икенчесеннән 50 мең сумын урлаган.
Осиновода яшәүче студент кызны да ялган банк хезмәткәре санкцияләнмәгән кредит алуны туктату тәкъдиме белән алдап, 207 мең сумын алган. Ышаналар бит ялганчыларның һәр сүзенә!
Новониколаевский авылының Үзәк урамында беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 40 яшьлек казанлыда наркотик матдә табып алынган.
Яшел Үзәннең Столичная урамындагы йорт яныннан 37 яшьлек хатын-кызның парковкада торган «ВАЗ-2110» автомобилен урлап алып киткәннәр. Моны Карамалы Тауда яшәүче 19 яшьлек егет кылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев