«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәрәкәтенең икенче төркем волонтёрлары ГТО билгеләренә лаек булды
Яшәеш

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәрәкәтенең икенче төркем волонтёрлары ГТО билгеләренә лаек булды

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәрәкәтендә катнашып, илебез сакчылары өчен маскировка челтәрләре үрүче фидакарь волонтёрларыбыз тагын бер уңышка иреште. Хәрәкәтнең икенче төркем волонтёрлары ГТО нормативларын уңышлы үтәп, тиешле билгеләргә лаек булдылар.

Алар хезмәттә генә түгел, спортта да ныклы рух, чыдамлык һәм көчле ихтыяр ияләре булуларын расладылар.

Сез үргән һәр маскировка челтәре — Ватанны саклаучыларга ярдәм, игътибар һәм кайгырту билгесе. Сезнең тырышлыгыгыз, бердәмлегегез һәм актив тормыш позициягез белән горурланабыз!

Волонтёрларыбызны әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Аларга нык сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар һәм спортта яңа җиңүләр телибез!

ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов


Нет комментариев