Бу юлы Рамил Гобәйдуллин җитәкчелегендәге «Идел аръягы үзәкләштерелгән клуб системасы» коллективы мәдәният өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәт куйган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәребезгә бүләкләр җибәрде.
Күпьеллык хезмәтләре, мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре белән хөрмәткә лаек булган ветераннарыбыз өчен мондый игътибар аеруча кадерле.
Өлкәннәребез Рамил Ринатовичка һәм әлеге изге эшне оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерәләр.
«Безгә күрсәткән хөрмәтегез, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез!» — дип изге теләкләрен белдерәләр алар.
Өлкәннәребезне хөрмәтләү, аларның хезмәтен бәяләү, күңелләренә җылылык һәм шатлык бүләк итү — һәркем өчен матур үрнәк. Мондый игелекле гамәлләр дәвамлы булсын!
Мулла Иле авылы мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова
Нет комментариев